Энергетиклар Чүпрәле “Акчарлак” лагеренда кунакта булдылар
Шушы көннәрдә Буа электр челтәренең бер төркем белгечләре районыбызның "Акчарлак" лагеренда булып, анда ял итүче балалар белән иминлек буенча мавыктыргыч чаралар үткәрде.
-Электр тогыннан имгәнү проблемасының үтә дә актуаль булуы сәбәпле, профилактика чаралары үткәрү бик мөһим. Ул үсеп килүче буын вәкилләрендә электр куркынычсызлыгы буенча иҗтимагый аңлылык формалаштыра, тормышыбызга үтеп керә...